Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, район газетасына альтернатив язылучылар өчен яңа “нокталар” ачтык. Танышыгыз!

    Газета укучыларыбыз өчен район газетасына  арзан бәядән альтернатив язылу мөмкинлеге турында күптән хәбәр итеп киләбез.

     

    Хәзерге вакытта “Байрак”, “Знамя”, “Ялав” газеталарына альтернатив язылып, аны редакциядән, “Тургай” сәүдә үзәге янындагы “Фея” сәүдә йортының икенче катына урнашкан “Сибирское здоровье” павильоныннан килеп алып укучылар бар. Хәзер газетаны килеп алу өчен өстәмә тагын өч  “нокта” булдырдык – Буа шәһәрендә М. Җәлил урамы, 34 йорт адресы буенча урнашкан шикәр заводы бистәсендәге “Гранд” кибетендә, Вахитов урамы, 124 “А” йорт адресы буенча ике катлы бинада урнашкан “1000 мелочей” кибетендә (элеккеге “Бикбай” кибете) һәм Көнбатыш бистәдә Мәктәп урамы, 3 йорт адресы буенча урнашкан “Юлдаш” кибетендә.  Альтернатив язылучы әлеге биш ноктаның үзенә уңайлысын сайлап, редакциягә килеп, район газетасына үзе теләгән срокка подписка рәсмиләштерә. Аның бәясе бер айга  70 сум, ике айга – 140 сум, өч айга – 210 сум, дүрт айга – 280 сум, 5 айга – 350 сум, 6 айга – 420 сум, 7 айга – 490 сум, 8 айга – 540 сум, 9 айга – 630 сум, 10 айга – 700 сум, 11 айга -770 сум, 12 айга -840 сум.  Подписка рәсмиләштергәч сез газетаны үзегез сайлаган “ноктадан” барып ала аласыз.

    Якын киләчәктә яңа “нокталар” да ачылачак.

     

    “Нокталарны” ничек табарга?

    “Фея” сәүдә йортындагы“Сибирское здоровье” павильоны

     

    М. Җәлил урамы, 34 йорт адресы буенча урнашкан шикәр заводы бистәсендәге “Гранд” кибете

    Вахитов урамы, 124 “А” йорт адресы буенча ике катлы бинада урнашкан “1000 мелочей” кибетендә (элеккеге “Бикбай” кибете)

     

    Көнбатыш бистәдә Мәктәп урамы, 3 йорт адресы буенча урнашкан “Юлдаш” кибете

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: