Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар,  Россиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионатында кайсы ил командалары беренче-өченче урыннарда булачак? Фаразларыгызны язып җибәрегез

Иртәгә, 14 июньдә, Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты старт ала. 

Уеннар берьюлы  илнең берничә шәһәрендә уза, шул исәптән Казанда да. Кадерле буалылар, сез бу вакыйгага битараф калмыйсыз, уеннарны карап барып, үзегез яраткан команда өчен җан атасыз, дип уйлыйбыз. Кемнәр җиңәчәген дә фаразлыйсыздыр. Район газетасы редакциясе сайты Россиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатында җиңүчеләрне дөрес фаразлау буенча конкурс оештыра.  Аның шарты буенча сездән 5 июльгә кадәр чемпионатта кайсы ил командасы җиңүе, кайсы илләрнең икенче-өченче урыннарда булуы турында фаразлар көтәбез.  Үз фаразыгыз буенча беренче, икенче, өченче урыннарда кайсы командалар булачагын санап кына чыгыгыз. Аларны   bayrakbua@mail.ru  электрон почтасына җибәрегез, телефон номергызны, исем фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз. Бер кеше бер төрле фараз гына җибәрә ала. Дөрес фараз иясен чемпионат тәмамланганнан соң  бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев