Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, Санлы телевидение приборларына компенсация  алырга ашгыгыз

Буалылар, беләсезме? Санлы телевидение тапшыруларын карар өчен аңа приставка һәм антенна сатып алган очракта аерым категория гражданнарга компенсация бирелә.

Мондый мөмкинлектән безнең районда 108 кеше файдаланырга өлгерде. Моның өчен агымдагы елның 1 декабренә кадәр Буа районындагы 15 номерлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм инвалидлар, 70 яше тулган пенсионерлар гына яшәгән гаиләләргә бирелә. Икенче шарт буенча гаидәдә җан башына керем 20 мең сумнан артмаска тиеш. Сатып алган  приставка һәм антеннаның һәрберсенең бәясе 1 мең сумнан артмаска тиеш.  Адрес: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт. Үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе (ул булмаганда, гариза язарга кирәк булаак), товарлар сатып алганга чеклар, һәм компенсацияне күчерү өчен  банк счеты кирәк булачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-16-89, 3-17-03, 3-28-09.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев