Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, сезгә  кадерле фотоларны мәңгеләштерүгә китерегез

2017 елда старт алган “Бөек Ватан сугышы турында гаилә фотохроникасы” акциясе дәвам итә.

Аның кысаларында буалыларны гаилә архивында сакланган сугыш елларындагы (аңа кадәрге)  фотоларны мәңгеләштерү өчен аларның күчермәләрен яшәү урыны буенча якын торган мәктәпкә (аларны кабул итүгә махсус кеше билгеләнгән) китерергә чакыралар.  Фотода сурәтләнүчеләр турында кыскача мәгълъмат та кирәк булачак.  Сүз Ватан сугышы фронтларында сугышкан, тылда хезмәт куйган якыннарыгыз, туганнарыгыз фоторәсемнәре турында бара.  Кабул ителгән фотоларның оригиналы үзегезгә кайтарыла, ә скан варианты электрон рәвештә  wwwfotohroniki.ru  сайтында һәм Татарстан милли музеенда урнаштырылачак. Соңрак мәңгелек саклауга Россия кинофотодокументлар дәүләт архивына җибәреләчәк.  Акция уңаеннан сорауларыгыз белән 3-31-39 телефон номеры буенча ветераннарның район оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев