Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, сезне “Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашырга чакыралар!

Районда  “Чәчәкләр бәйрәме” конкурсы быел Россиядә Хәтер һәм дан елына, ТАССРның 100 еллыгына багышлап  үткәрелә.

 

 Анда тәкъдим ителгән эшләр “Чәчәк гармониясе” җитештерү һәм янәшәдәге территорияне иң матур бизәү номинациясендә оешма-предприятиеләр, урта-махсус уку йортлары арасында, “Мәгариф учреждениесен чәчәк белән иң матур бизәү” номинациясендә мәктәпләр, балалар бакчалары арасында, “Минем йортым каршында чәчәкләр”  шәхси ишегалдын чәчәкләр белән иң матур бизәү номинациясендә шәхси йортларда яшәүчеләр арасында, “Минем чәчәкләр дөньясы” күпквартиралы йорт янын иң матур бизәү номинациясендә, “Чәчәкләр балы” номинациясендә Россиядә Хәтер һәм дан елына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иң матур композиция ясаучылар арасында бәяләнә. Сүз уңаеннан, чәчәк паннолары А1 форматтан да кечерәк булырга тиеш түгел.

Конкурста катнашуга заявкалар 21 августка кадәр  кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон 3-23-60.  Махсус комиссия 24-25 август көннәрендә бәйгегә тәкъдим ителгән эшләргә бәя бирәчәк һәм урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр 30 августта чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев