Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, сезнең гаиләнең республика тормышындагы ролен бөтен дөньяга җикерү өчен  түбәндәгеләрне эшләргә кирәк

    Республикабызның оешу көненнән алып данлы еллары турында сөйләүче http://100.tatarstan.ru/  сайты  татарстанлыларны контентны үз тормышларындагы кызыклы вакыйгалардан өзекләр белән тулыландырырга чакыра. Болар сезнең әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның сөйләгәннәре, фотографияләре, гаилә риваятьләре булырга мөмкин. ТАССР тарихы меңләгән татарстанлыларның тормышы, язмышы ул.

    Гаиләгез язмаларын “ТАССРга 100 ел” тамгасы белән alsumu@mail.ru  электрон адресына җибәрергә кирәк. Арада иң яхшы 100 тарихны без сайтыбызда бастырып чыгарачакбыз. Республика тормышында сезнең гаиләгез өлеше турында бөтен дөнья беләчәк!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: