Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, сезнең котлауларны һәм белдерүләрне Яңа ел бәйрәмнәрендә дә кабул итәчәкбез

    Хөрмәтле буалылар, Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча урнашкан “Буинск-Информ” Яңа ел бәйрәмнәрендә дә - 1-8 гыйнварда сезнең котлауларыгызны һәм рекламагызны кабул итә. Бәйрәмнәрдә 9дан 16 сәгатькә кадәр төшке ялларсыз эшлибез.

     

    Исегезгә төшерәбез, Буа телевидениесендә сезнең котлауларны бәйрәмнәрдә 2, 5, 6 гыйнвар көннәрендә “Котлыйм сине” тапшыруы аша 19 сәгатьтә, радио аша 31, 5, 6 гыйнвар көннәрендә 18 сәгатьтә, 1, 2, 3, 7, 8 гыйнвар көннәрендә 18.30 сәгатьтә тапшыра алабыз.

    Шулай ук белдерү-игъланнарыгызны сәгате-көне белән ВКонтакте челтәрендәге “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска” төркемнәрендә, инстаграмда урнаштыра алабыз. Ә “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) район газетасының яңа елда беренче саны 11 гыйнварда чыгачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: