Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар – ворлдскиллс чемпионатында (+ фото)

    Казанда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) милли чемпионаты старт алды. 

    92 компетенция буенча узучы әлеге бәйгенең “Ветеринария” компетенциясендә буалы студентлар – Надежда Мюллер белән Дарья Трифонова да беренчелек дәгъвалый. Шәһәрнең сәләтле балалар өчен лицей-интернатының 8 сыйныф укучысы Аида Смирнова юниорлар арасында шулай ук “Ветеринария” буенча көч сыный. Буалы укучыларга җиңүләр телибез. Нәтиҗәләр 24 май көнне билгеле булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: