Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Зөядә дүрт баланы коткаручы ир-атларның батырлыгын билгеләп үтүне сорый

Район газатасының узган номерында без Зөя елгасында булган хәл турында язган идек.

 

Бу очракның шаһиты Ирина Петрова әйтүенчә, 11 июль көнне ул туганнары белән кичке сәгать 4ләрдә Зөя елгасы ярына ял итәргә киләләр. Бу вакытта 10-12 яшьләрдәге дүрт бала яр буенда су чәчрәтеп уйнаганнар. Яннарында өлкәннәр булмаган. Ял итүчеләрнең берсе шунда “Ярдәм итегез!” дигән бала тавышы ишетәләр. Василий Петров һәм Николай Кириллов суга сикерәләр. Василий эчкә үк йөзеп кереп, балаларны Николайга алып биреп тора, анысы аларны яр буена озата бара. Елгада көчле агым булу сәбәпле, Василий иң еракка киткән дүртенче баланы соңгы хәленә судан сөйрәп ала. Соңыннан хәлсезләнгән коткаручыларның үзләренә ярга чыгарга ярләм итәргә кирәк була.

Бу хәбәрне укыгач, буалылардан шалтыратулар булды. Ник бу ир-егетләрнең батырлыкларын билгеләп үтмиләр, диделәр. Без дә бу фикер белән килешәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев