Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларны “Буа гимны” сүзләре авторы белэн таныштырабыз

Сезне Ленар Салихов башкаруында еш яңгыраган “Туган ягым - Буа ягы” җырының сүзләрен иҗат иүче белән таныштырасым килә.

 

 

Аның исеме Альфред  Фәсхетдинов, тумышы белән Вольнистан авылыннан. Хәзерге көндә Әлмәт шәһәрендә яши.  Күптән  түгел  миңа аның белән күрешү насыйп булды. Автор белән әңгәмә шушы очрашудан соң  оештырылды.

- Альфред, Сезнең Ленар Салихов көен язганТуган ягым - Буа ягы” җырыгыз күптән безнең районның рәсми булмаган гимнына әверелде. Ул һәр чарада, һәр  бәйрәмдә яңгырый. Исемегезне буалылар ишеткән, диясем килә.  Хәзер инде үзегез белән дә таныштырырга вакыттыр?

- Мин 1967 елгы. Әтием Асаф, әнием Рауза. Гаиләдә алты бала үстек. Туган авылым Вольнистанда  сигезьеллык белем алдым. Бала чактан ветеринар булырга хыяллана идем – документларымны Буа ветеринария техникумына илтеп тапшырдым. Ветеринария фельдшеры белгечлеге алдым. Армиядән соң азрак Ульяновск шәһәрендә эшләдем дә Бөгелмәгә үк китеп бардым. Районның “Урал” совхозына баш ветеринария табибы булып урнаштым. Аннары ун еллап Бөгелмәнең ит  җитештерү, эшкәртү комбинатында ветеринария табибы-эксперты булып эшләдем. Югары ветеринария белеме алдым. Бөгелмәдә  булачак тормыш иптәшемне дә очраттым.  1990 елда Наиләм белән гаилә кордык. Ике улыбыз Руслан һәм Илнур туды.  Аннары  гаилә белән хатынымның туган шәһәре Әлмәткә күчендек. Биредә дә һөнәрем буенча – ветсанэкспертиза өлкәсендә эшләүне дәвам иттем. Соңгы унике елда Әлмәт ит эшкәртү цехында  технолог вазифасын башкарам. Мин  бик канәгать: җитәкчелек хезмәтемне бәяли, үзем күпләргә остаз булдым.

- Килешегез, ветеринария һәм шигърият бер-берсеннән шактый ерак тора. Шулай да Сезнең бүгенге көндә бик күп шигырьләр авторы булуыгызны беләм. Кайчан каләм тибрәтә башладыгыз?

- Беренче шигыремне моннан егерме ел элек яздым. “Юксыну” дип аталды ул. Бертуган энем Фәннурның вакытсыз вафат булуы кулыма каләм алырга этәрде бугай.  Шуннан башка шигырьләр китте. Уналты еллап инде Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы мин. Бернче шигырьләрем “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманасы” газеталарында басылып чыкты. Хәзер инде берничә җыентык авторы да булып танылдым. Беренче шигырьләрем “Илһам чишмәләре”, “Туган яктан илһам алып”, “Әдәби офыклар”  исемле күмәк җыентыкларда басылды. Шәхсән үземнең “Гомер сукмагы” дип аталган беренче  җыентыгым 2014 елда дөнья күрде, киләсе елда “Бәхет иле”, аннары “Сихри мизгелләр”, “Шигъри гөлләр”, “Сүнмәс өмет”, “Язмыш бүләге”, “Яшьлегем эзләре”  исемле китапларым басылды.  Менә тагын бер җыентык өчен шигырьләр тупланды.  Аны  “Гомер йомгагы” дип атадым. Әлеге сигезенче китабым да укучыга барып җитәр, дип өметләнәм.

Шигырьләремә өч дистәдән күбрәк җыр язылды. Алар “ТНВ” телевизион каналы, “Болгар” радиосы аша даими яңгырап торалар.

- Без күбрәк Сезнең сүзләргә Ленар Салихов көен язган  җырларны яратып тыңлыйбыз. Иҗади дуслыгыгыз күптән башландымы?

- Әйе, Ленар белән матур гына җырлар тудырдык. Аларны берсе “Туган ягым – Буа ягы”, дигәне аеруча популярга әверелде. Берничә ел элек башланган иҗади дуслыгыбыз дәвам итә. Шулай ук мәрхүм Сәйдәш Хәсәнҗанов белән дә уртак җырларыбыз бар иде. Танылган композитор Альфред Якшембетов шигырьләремә җырлар язды. Авылдашым Резеда Хөсәенова аларны үз репертуарына алып, концертларында җырлап, Казан тамашачысына, киң халыкка танытты. Шулай ук Әлмәтнең Габдрахман авылыннан үзешчән җырчы һәм композитор Рузалия Галләмова, Югары Мактамадан Нурания Зиляева белән иҗади дуслык бәйли безне. Мин Ленар Салиховка, Резеда Хөсәеновага, гомумән һәрбер иҗади дустыма рәхмәтле.

- Уңышлар Сезгә, Альфред әфәнде. Тагын бик күп шигырьләрегезне укып, җырларыгызны ишетеп, Сезнең белән горурланырга язсын безгә.

 

Сорауларны Илсөяр Мөхәммәтҗнова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев