Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның 29 урамында  юлларга “ямаулык” салына  (+фото)

    “Дорсервис” оешмасы эшчеләре юллардагы чокырларны “ямауга” кереште.

    Ремонтның  гадәти технология буенча башкарыла.   Чистартылган чокырларга асфальт салына һәм каток белән тигезләнә. Директор Назыйм Фәхретдинов әйтүенчә, быел шәһәрдәге юлларда бу эш  500 кв.м мәйданда башкарылачак. Оешмага  эш планы шәһәр башкарма комитеты тарафыннан җиткерелә. Иң күп мәйданда эш Җамалиева (48 кв.м), Г. Исхакый (42 кв.м,), Р.Люксембург (35 кв. м.), Ефремов (35 кв. м.) , Мөхәммәдов (35 кв. м.), Пушкин (35кв.м),  Мәктәп (30 кв. м) , Октябрь, (30 кв. м) урамнарында башкарылачак.  Ә иң кечкенә мәйданда юллар Комаров (4 кв.м), Казан (5кв.м), Яшел (6кв.м), Горький (6 кв.м), Ямашев (7 кв.м) урамнарында ремонтлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: