Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның “Арбат” сәүдә үзәге каршында ике автомобиль бәрелеште

    Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел “Арбат” сәүдә үзәге каршында юл-транспорт һәлакәте булды.

    Анда “Шевроле Нива” автомобиле белән “ВАЗ-2107” автомобиле бәрелеште. Гаеп беренче транспорт йөртүчесендә була. “Шевроле”нең йөртүчесе кузгалып киткәндә артка карамый, кисәк кенә чигенеп, җиденче модельле автомобильгә барып керә. Нәтиҗәдә, ике автомобильгә дә зыян килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: