Буаның “Авангард” агрофирмасында чәчүгә чыктылар
Биредә иртә срокта өлгерүче арпа чәчәләр. Кичә агрофирма кырларында биш агрегатта механизаторлар Николай Кудрявцев, Дмитрий Сидоров, Надыйр Камәретдинов, Наил Зәйнетдинов, Сергей Мостяков 223 гектарда эш башкардылар.
Бер үк вакытта 1 гектарга 1,5 центнер исәбеннән катлаулы ашлама да кертелә. Арпа барлыгы 5039 гектарда чәчеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев