Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның балалар бакчаларына, мәктәпләргә бүген экстрен хезмәтчелек автомобильләре ашыкты (фоторепортаж)

    Керчь шәһәрендә булган аяныч вакыйга уңаеннан районда һәм шәһәрдә террорчылыкка каршы өйрәнүләр үткәрелә.

    Чираттагысы – шәһәрнең 5 номерлы гимназиясендә, Адав-Толымбай мәктәбендә һәм “Кояшкай” балалар бакчасында узды. Әлеге өч объектка да куелган “бомба” муляжын техник персонал, сакчылар тиз арада күрделәр һәм кичекмәстән “02” телефонын җыеп, район эчке эшләр бүлегенә шалтыраттылар һәм уку йортыннан укучыларны, хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр. Шул арада полициянең оператив төркеме һәм районның барлык экстрен хезмәтчелек экипажлары хәбәр бирелгән урынга килеп җиттеләр. Полиция эте муляжны эзләп тапты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: