Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның баш эпидемиологы районда ОРВИ белән чирләү очраклары турында нәрсә әйтә?

    Районның баш эпидемиологы Резеда Җәләлова әйтүенчә, республикада үткән атнада әлеге авыруларның баш күтәрүе күзәтелгән.  

    Ә Буада чирләү очракларының гадәти көннәрдәгечә калуын әйтә. Баш авырту, көчле тән температурасы күтәрелү, борынга томау төшү кебек  билгеләр белән көнгә уртача 5-6 кеше мөрәҗәгать  итә. Мәсәлән,  узган ялларда вирус йоктырган сигез пациентны йогышлы авырулар бүлегенә стационар дәвалануга салганнар. Берсендә үпкә ялкынсынуы очрагы ачыкланган. Аларның анализлары куркыныч вируска тикшерелү өчен республика лабораториясенә җибәрелгән.

    Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да хәл тынычланырлык, диде табиб.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: