Буаның элеккеге прокурор урынбасары күрше район прокуратурасын җитәкләячәк
Ун ел Буа, соңгы бер елда Тәтеш районы прокуроры урынбасары вазыйфасын башкарган Алмаз Сөләйманов РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә Кайбыч районы прокуроры вазыйфасына билгеләнде.
Ул Казан Дәүләт университетын тәмамлап, хезмәт юлын Буада прокурор ярдәмчесе буларак башлаган. Моңа кадәр Кайбыч районы прокуратурасын җитәкләгән Руслан Заһретдинов Актаныш районына прокурор урынбасары итеп җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев