Буаның Көнбатыш бистәсендә ике автомобиль юл бүлешә алмаган (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга, 18 август көнне шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә Мәктәп һәм Дуслык урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте була.
Төп юлдан баручы “Рено” автомобиленә икенчел юлдан килүче “Шевроле” килеп бәрелә. Авариядә соңгысы гаепле, ул “Юл бир” билгесенә игътибар итмәгән. Бәхеткә, ДТПда зыян күрүче юк. Автомобильләргә ремонт таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев