Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның сәнгать мәктәпләрендә укучылар Ля Примавера Казан камера оркестры белән чыгыш ясадылар (+фото)

    1 номерлы сәнгать укучылары Ясминә Сәмигуллинаны (җитәкчесе Р. Халитова), Дарья Горелованы (җитәкчесе Г. Каһарманова), Камилла Мөхәммәтшинаны (җитәкчесе Камилә Мусина) һәм район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбеннән “Шатлык нуры” ансамблен (җитәкчесе Н. Таҗетдинова) оркестрның  сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры  Рөстәм Абязов гала-концертта катнашу өчен үзе сайлап алды.

    Сүз уңаеннан, 1 номерлы сәнгать мәктәбе укытучысы Камилә Мусина үзе дә маэстро сайлавында күренекле оркестр белән чыгыш ясау хокукына ия булды.  Музыкантларның чыгышын  Рөстәм Абязов “Иртәгәсе көн йолдызлары” дип аталган шәхсән үзе оештырган республика иҗади программасы кысаларында караган һәм тыңлаган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: