Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның Троицк храмы протоирее Иоанн Ткачук: Пасха бәйрәмен өйдә каршыларга чакыра (+фото)

    Буа округы протерие Иоанн Ткачук районның барлык православие дине вәкилләрен Пасха бәйрәме көнендә өйдә калырга чакырды. Дин әһеле белдерүенчә, бу көннәрдә өйләрдә калуның сәбәбе, халык күп тупланган урыннарда  коронавирус чире талару  куркынычы белән бәйле.

    13 апрельдә санитар-эпидемиологик хәл яхшыруга кадәр храмнарга бару тыелу турында хөкүмәт карары гамәлдә. Протоирей  билгеләп үткәнчә, “Страстная неделя” һәм Пасха төнендә өйдә калу - православие кешесе өчен бу вакытны гыйбадәт кылып үткәрү дигән сүз.

    -Миңа  бу турыда сөйләве җиңел түгел.  Әмма кеше сәламәтлеге мөһим, -диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: