Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә узды
Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин иҗатына багышланды.
Быел аның тууына 100 ел тулачак. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбе белән берлектә оештырылган чарага кунак итеп районның ветераннар советы әгъзалары, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылды. Музей директоры Люция Әхмәтҗанова сәнгать мәктәбе коллетивына Рәхмәт хаты, күренекле буалылар турында “Землячество – душе опора” дигән китаплар тапшырды. Педагог Резеда Фәхертдинова Рөстәм Яхинның иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Венера Зәйнуллина, Римма Халитова композиторның әсәрләрен башкардылар. Республика гимны да яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев