Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның 2 номерлы лицее Идел аръягы районнарыннан кунаклар җыйды (фоторепортаж)

    Әлеге уку йорты бинасында шушы көнннәрдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыруында гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең "Үзгәрү шартларында белем бирү оешмасына идарә итү" дигән темага стажировкасы узды. Ике көн дәвамында бер төркем укытучылар төрле тамаларга мастер-класслар күрсәттеләр, татар теле укытучылары методик берләшмәнең ачык утырышын үткәрделәр. Мәктәпләр җитәкчеләре информатика укытучылары...

    Әлеге уку йорты бинасында шушы көнннәрдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыруында гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең "Үзгәрү шартларында белем бирү оешмасына идарә итү" дигән темага стажировкасы узды. Ике көн дәвамында бер төркем укытучылар төрле тамаларга мастер-класслар күрсәттеләр, татар теле укытучылары методик берләшмәнең ачык утырышын үткәрделәр. Мәктәпләр җитәкчеләре информатика укытучылары А. Мулеева һәм Р. Мулеев үткәргән тренингта идарә итүдә Gooqle-сервисларны файдаланырга өйрәнделәр. Р. Алиуллова һәм 11 сыйныф укучылары әзерләгән әдәби web-квестта җитәкчеләр проект эшчәнлеген оештыруда Веб 2.0 сервисларын ничек кулланырга кирәклеген белделәр, А. Гыймалиев үткәргән мастер-класста технология дәресендә кулланылучы заманча технологияләр белән таныштылар, Г. Горбунова оештырган тренингта Learninq Apps сервисы ярдәмендә электрон интерактив дидактик материаллар эшләргә өйрәнделәр. Ике көн дә Татарстанның белем бирүне үстерү институты доценты Р. Хуссамов, район мәгариф идарәсе методисты И. Хәсәнов, лицей директоры Р. Әхмәтов җитәкчелегендә түгәрәк өстәл белән төгәлләнде. Чарада катнашучылар укытучыларның һөнәри компетентлыгын күтәрү заманча мәктәпне үстерү өчен кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: