Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның Б. Хмельницкий урамындагы 50 йорт янында чүп-чар “авторы” кем? Кем җыештырачак?

    Кичә "Байрак" газетасының рәсми сайтының социаль төркемендә шәһәрнең Б. Хмельницкий урамындагы 50 йорт янында җиргә көнкүреш калдыклары ташлаулары турында мәгълүмат урнаштырдылар. Аның кайдан килүе билгеле, шул тирәдә яшәүчеләр чүплек оештырганнар. Әлеге урында озак еллар чүп-чар контейнерлары тора иде. Алар бу урыннан күчерелгән, хәзер калдыкларны кайда ташларга? Ссакцияләнмәгән чүплек өчен нәрсә...

    Кичә "Байрак" газетасының рәсми сайтының социаль төркемендә шәһәрнең Б. Хмельницкий урамындагы 50 йорт янында җиргә көнкүреш калдыклары ташлаулары турында мәгълүмат урнаштырдылар. Аның кайдан килүе билгеле, шул тирәдә яшәүчеләр чүплек оештырганнар.

    Әлеге урында озак еллар чүп-чар контейнерлары тора иде. Алар бу урыннан күчерелгән, хәзер калдыкларны кайда ташларга? Ссакцияләнмәгән чүплек өчен нәрсә яный? Әлеге факт буенча ачыклык кертү өчен МППЖКХ хезмәтчелеге һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягындагы территориаль идарәсе белгечләре белән элемтәгә кердек.

    Буа МППЖКХсыннан алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең әлеге микрорайонындагы (Б. Хмельницкий 50) күпкатлы йортлар тирәсендәге контейнерлар моннан бер-ике ай элек шул тирәдә яшәүчеләрнең үтенечләре буенча алдырылган. Монда үпкатлы йортлар тыгыз урнашкан. Еллар үтү белән яңалары төзелгән. Чүп-чар контейнеры куелучы әлеге урын, чыннан да, кемнәрнеңдер балконнары каршысына ук туры килә. Аннан ерак түгел балалар мәйданчыгы. Чүп-чар мәйданчыгын махсус тотып алу өчен дә урыны бик уңайсыз. Әлеге тирәдә чүп ташлау өчен урыннар шәһәрнең башка микрорайоннары белән чагыштырганда ешрак урнашуын һәм яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, шәһәр башкарма комитеты бу урыннан рәсми рәвештә контейнер алдырды. Моңа карамастан, коммуналчылар бу урыннан чүпне җыештырып түккәннәр инде. Шуннан соң да яшәүчеләр чүп белән пакетларын бирегә китереп ташлаганнар. Җитәкчелек белән килешенеп, бу урыннан чүп-чарны җыеп алачакбыз. Тик тагын бер кат искәртәм, бу безнең компетенциядә түгел.

    Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягындагы территориаль идарәсе белгече Марсель Фәхретдинов күптән түгел районда санитар икеайлык башлануы хакында белдергән иде.Әлеге факт буенча бүген шул урынга чыгачакларын әйтеп, түбәндәгеләрне белдерде

    -Әлеге спкцияләнмәгән чүплек турында территориаль идарә белгечләренә мәгълүм. Тик моны конкрет кем эшләвен ачыклап булмый. Шуны кисәтәсем килә, әгәр дә шул тирәдә яшәүчеләр, чүп ташлау вакытын фото-видео факт белән дәлилләп, безгә мөрәҗәгать итсәләр, закон бозучы граҗданнны 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штрафка тарту каралачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: