Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның баш коткаручысы балаларны яр буйларында тау шумаска чакыра

Яр буйларында, чокырларда, тимер юл насыпенда кар ишелү куркынычы бар, дип кисәтә 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков. Татарстан бу яктан тыныч регион саналса да - аның территориясенең 90 проценты диңгез өстеннән 200 метр биеклектә урнашкан - кышын кар күп яуганда елгаларның, чокырларның биек ярларыннан, тимер юл насыпеннан,...

Яр буйларында, чокырларда, тимер юл насыпенда кар ишелү куркынычы бар, дип кисәтә 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков. Татарстан бу яктан тыныч регион саналса да - аның территориясенең 90 проценты диңгез өстеннән 200 метр биеклектә урнашкан - кышын кар күп яуганда елгаларның, чокырларның биек ярларыннан, тимер юл насыпеннан, карьерлардан кар массасы төшәргә дә мөмкин. Моңа бигрәк тә һава торышы кискен үзгәрү, җепшетү, кар ишелеп яву һәм кар катламына механик рәвештә йогынты ясау сәбәпче була. Шундый гадәттән тыш хәл 2008 елның гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә килеп чыккан иде. Ул чакта 9-16 яшьлек балалар Казачья елгасы аша салынган күпер тирәсендәге тимер юл насыпе битләвендә тау шуалар. Кар ишелү аркасында тугызы кар астында кала, дүртесе һәлак була. Каза күрүчеләрне 2 метр тирәсе калынлыктагы кар каплый. Быелның гыйнварында Тукай районында 2001 елда туган бала шундый бәлагә юлыга. Бәхеткә, аны коткаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев