Буаның иң яшь юл хәрәкәте инспекторы исеменә кемнәр лаек (фоторепортаж)
Бүген ЮХИДИ бүлекчәсе административ бинасы территориясендә "Имин тәгәрмәч" яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы узды. Анда район мәктәпләре укучыларыннан торган 21 команда катнашты. Һәркайсында 4 катнашучы иде. Конкурс дүрт этаптан торды: велосипедны фигуралы йөртү, тыкрыкта юл хәрәкәте көйләүне белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, иңади конкурс. Барлык нәтиҗәләр буенча шәһәрнең 5...
Бүген ЮХИДИ бүлекчәсе административ бинасы территориясендә "Имин тәгәрмәч" яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы узды. Анда район мәктәпләре укучыларыннан торган 21 команда катнашты. Һәркайсында 4 катнашучы иде. Конкурс дүрт этаптан торды: велосипедны фигуралы йөртү, тыкрыкта юл хәрәкәте көйләүне белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, иңади конкурс. Барлык нәтиҗәләр буенча шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе беренче, 1 номерлы лицей икенче, Иске Суыксу авылы мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һҗм бүләкләр тапшырылды. 5 номерлы мәктәп командасы 27 апрельдән 2 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә узачак бәйгенең республика ярышларында район данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев