Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның К. Либкнехт урамы егетләре 40 елдан соң очрашты

Шәһәрнең К. Либкнехт урамында яшәгән кичәге тиктормас малайлар, бүген инде пенсия яшендәге, чәчләренә чал төшкән җитди ир-егетләр хатирәләрне барларга җыелды. Ә аларның төрлесе төрле якларга таралышканга кырык ел вакыт узган. - Без урамның елга да, базар ягыннан да түгел, ә урта өлешеннән. Менә һәрберебезнең йорты янында булдык, истәлеккә фотога төштек....

Шәһәрнең К. Либкнехт урамында яшәгән кичәге тиктормас малайлар, бүген инде пенсия яшендәге, чәчләренә чал төшкән җитди ир-егетләр хатирәләрне барларга җыелды. Ә аларның төрлесе төрле якларга таралышканга кырык ел вакыт узган.

- Без урамның елга да, базар ягыннан да түгел, ә урта өлешеннән. Менә һәрберебезнең йорты янында булдык, истәлеккә фотога төштек. Аларның кайсы исән, кайберләре урынына инде яңалары салынган, - дип каршы алдылар мине балачак дуслар. Ә очрашуга алар күптәннән К. Маркс урамында гомер итүче Ренат абый Солтановларга җыелдылар. Унбер дусның сигезе биредә. Ринат Зарифҗанов һәм Ринат Гайнетдинов төрле сәбәпләр белән кайта алмасалар, хәрби очучы, Әфган сугышын үткән, яраланган, Чернобыльдә булган Рөстәм Шәрәфет-динов якты дөньяда юк инде. Аны сагынып искә алдылар.

Калганнары белән сезне дә таныштырыйм. Балачак дуслар арасында иң өлкәне Фәрит абый Зәйнуллин. Аңа 67 яшь. Арзамаста хәрби музыкант булып хезмәт иткән ул. Энесе Рәшит Норильск шәһәрендә, БАМда, аннан Түбән Камада комсомол удар төзелешләрендә катнашкан кеше. Рафаэль Исхаков та озак еллар читтә яшәгән - Коми республикасының Инта шәһәрендә ташкүмер чыгарган. Рөстәм Мө-хәммәтов - эретеп ябыштыручы, Яшел Үзән районында яши, Ринат Волков Орел өлкәсендә ветеринария табибы булып хезмәт куйган. Илдус Шакиров, Ирек һәм Ренат Солтановлар туган шәһәрләрендә генә калганнар. Илдус абый спирт заводында, шикәр заводында ТЭЦ начальнигы, Ирек абый 38 ел мәктәп-интернатта, балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып, Ренат абый армия сафларында хезмәт иткәндә алган янгын сүндерүче һөнәрен дәвам итеп, янгын часте начальнигына кадәр күтәрелеп, лаеклы ялга чыкканнар. 40 ел дәвамындагы хезмәт юллары турында кыскача мәгълүмат менә шуннан гыйбарәт. Ә бала чакларында нинди булган соң алар?!

- Шулкадәр дус идек. Бер минут вакытны да бушка уздырмадык. Кирәк икән акчасын да эшләп алдык. Шешә җыеп та тапшырдык. Тәмәке тартмадык, сыра эчмәдек, ә акчага күгәрченнәр сатып ала идек, - диләр дуслар. Тәртип ягын араларында өлкәнрәкләрнең берсе Ирек абый аеруча ныклы "контрольдә" тоткан. Күгәрчен дигәннән, Ренат абый Солтанов аларны бүген дә асрый. Тагын спорт һәм музыка берләштергән егетләрне. Футбол, волейбол, хоккей, җиңел атлетика, озынлыкка сикерү - менә алар үз иткән спорт төрләре. Фәрит белән Рафаэль ала-рның барысы буенча диярлек хәтта республика күләмендә дә чыгышлар ясаганнар, җиңүләр яулаганнар.

- Мин А. В. Луначарский исемендәге мәктәптә укыдым. Укытучы-остазларым танылган спортчылар Валентин Вашурин, Җәүдәт Халиков, Владимир Горохов булдылар, - ди Фәрит абый. Ул әле тагын Буаның данлыклы "Титаны" тынлы оркестрында җырлаган һәм гитарада да уйнаган. Илдус абый - шулай ук гитарада. Оркестрны оештыручыларның берсе исә - аның бертуган абыйсы Рөстәм. Ул авыл хуҗалыгы ин-ститутының эстрада оркестрын җитәкләгән, Арзамаста эшләгәндә зур джаз-оркестр оештырган һәм беренче труба партияләрен башкарган кеше. Илдус абый бүген дә оркестрдан аерылмый. Ә оркестрга кадәр Буа егетләренең үз инстументаль ансамбльләре була әле. Бию мәйданчыгында "танцылар" алар катнашыннан башка үтми. "Битлз" төркеме көй-ләренә кадәр уйнаганнар алар. Ә Илдусның үзе ясаган шәһәрдә беренче электр гитарасына кемнәрне генә сокланмагандыр?!

- Монысына безнең ул чактагы пионерлар йортыннан кайтып кермәвебез - радио, кино, фото, авиамодельләштерү һәм башка күпсанлы түгә-рәкләрдә шөгыльләнүебез "гаепле". Аларда күп нәрсәгә өйрәндек,- диләр балачак дуслар. Баянчы Ирек Солтановны укытучысы, Илһам Шакировка уйнаган мәрхүм Ирек Галимов үзе янына да чакыра әле. Ул китми генә.

Менә шулай күп хати-рәләр барланды, 40 ел элек төшкән фотолар каралды, яшьлектәге җырлар җыр-ланды ул көнне. Барысы бергә беренче тапкыр гына очрашсалар да, бер-берсе белән аралашып, хәбәрләшеп торганнар алар, армиягә озатканнар, каршы алганнар, туйларында булганнар.

- Беренче булып без өйләнештек. Аннан дус-ларга мин дә кушылдым. Алар миңа да якын, - ди бу көнне кунакларны бергә җыйган Ренат абыйның 40 елга якын бергә гомер итүче хатыны Әлфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев