Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның “карабодай” заводында борай ярмасы җитештерәләр

    Өч дистә елга якын "Зөя" исеме астында эшләгән, 16 төрле ярма җитештергән, дистәләгән кешене эшле иткән завод дүрт ел дәвамында туктап торган иде. Былтырның ноябрь аенда аңа кабат "җан өрделәр" һәм бодайның ярым кыргый төрен - борай эшкәртә башладылар. Бүген ул инде бу өлкәдә шактый тиз адымнар белән алга үрләп...

    Өч дистә елга якын "Зөя" исеме астында эшләгән, 16 төрле ярма җитештергән, дистәләгән кешене эшле иткән завод дүрт ел дәвамында туктап торган иде. Былтырның ноябрь аенда аңа кабат "җан өрделәр" һәм бодайның ярым кыргый төрен - борай эшкәртә башладылар. Бүген ул инде бу өлкәдә шактый тиз адымнар белән алга үрләп кулланучылар даирәсен киңәйтә, үткән данын кире яулый бара.
    Әле Россиядә берничә ел элек кенә кабат торгызылып игелә башлаган борынгы культураны эшкәртү эшенә Казанда яшәүче Ма-рат Фәсхиев алынган. Элеккеге җитәкче Мөхәр-рәм Мөхәммәтҗанов чакыргач, ул:
    - Ярдәм итсәгез, киләм,- дип җавап бирә. Заводны үзе төзеткән, җиһазларны биш бармагы кебек белгән, сәламәт туклануны беренче планга куйган Мөхәррәм Тимергалиевичның булышлыгыннан, киңәшләреннән башка яңалыкны кулланышка алу мөмкин түгел. Алар бергәләп, заводка күптәннән урнаштырылган камил механизмлы немец җиһазларын борай ярмасы ясау, онын тарту өчен көйлиләр, сорау базарын өйрәнәләр һәм борайдан җитештерелүче продукциянең ассортиментын киңәйтү өстендә эшлиләр. Әңгәмәдәшләрем әйтүен-чә, борайның бөртеге күп катлы тышчадан тора һәм шул сәбәпле тарттыру авыр. Ә әлеге заводтагы тегермән аны иң югары дә-рәҗәдә эшләү мөмкинлеге бирә. Шуңа сорау да бар. Менә бер ел дигәндә "Полба-М" буалыларның гына түгел, Россиянең төрле регионнарында - хәтта Түбән Новгород, Мәскәү өлкәлә-рендә, Хабаровск краенда яшәүчеләрнең табынына да бөтен һәм вакланган бөртектән ярма, он, заводның төрле цехларында җитештерелгән 5 төрдә токмач, 3 төрдә ипи тәкъ-дим итә.
    - Киләчәктә печенье-прән-некләр дә җитештерергә планлаштырабыз. Исәбебез - бер яки бер-ике культураны кулланып продукциянең ассортиментын арттыру. Германиядә, мәсә-лән, аннан 200 төрдә продукция эшләп чыгаралар,- ди Марат. Ул үзе бу культура турында беренче тапкыр былтыр ишеткән. Хә-зер исә гаиләләрендә аннан ни генә әзерләмиләр. Ботка, бәлеш, харчо, ипи, коймак, төрле кондитер әй-берләре - бу тулы исемлек түгел әле. Заводта булып кайтканнан, әңгәмәдәш-ләрем борайның файдасы турында сөйләгәннән соң әлеге һәм башка ризыкларны үзем дә пешерә башладым. Бик тәмле булуына ышандырып әйтә алам.
    Ә хәзер борайның тарихы һәм файдасы турында берничә җөмлә...
    Галимнәр фикеренчә, борайны Урта Африка илләрендә моннан 6-8 мең ел үк иккәннәр. Русиядә ул XIX гасырга кадәр кулланыла. Онга тарттыру авыр булганлыктан, минераль ашламаларны кабул итмәгәнлектән, туфракка таләп-чән булганлыктан һәм бодайның зур уңыш бирүче яңа сортлары чыгарылганлыктан ул икенче планга кала һәм мәйданнары бетерелә. 10-15 ел элек Европада борайга игътибар арта, аннан төрле ризыклар әзерли башлыйлар. Аны Һиндстанда һәм Италиядә "кара бөртек уылдыгы" дип йөртәләр. Күп илләрдә ул сәламәт ризык кибетләрендә генә сатыла. Корткычларга, чүп үләннә-ренә, корылыкка, генын үз-гәртүгә бирешмәүче сәла-мәт культураның барлык туклыклы сыйфатлары тышчасында гына түгел, ә бөтен бөртектә бар. Димәк, алар иң вак итеп тарттырылган онда да саклана. Ул файлалы гына түгел, дәваларга да сәләтле. Аның составында аксым бик күп - 27-37 процент тәшкил итә, шулай ук организм өчен алыштыргысыз булган 18 төрле аминокислота бар. Тимер һәм "В" төркеме витаминнары гадәти бодайдагыга караганда күбрәк. Җилемчәлелеге түбән булганлыктан аны глютенга аллергиясе булган кешеләргә дә диетага кертергә ярый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: