Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның Карл Маркс урамында немец кабриолеты басып тора (+фото)

    Шәһәрнең Карл Маркс урамында яшәүче Цыгановлар гаиләсе һәр кышта үзләренә, күршеләргә, узгынчыларга кардан бүләк ясыйлар. Быел алар ишегалдына "өр-яңа" кар кабриолет "килеп басты". Аның чын руле һәм Германия дәүләт номеры бар. Автомобильнең авторлары - гаилә башлыгы Валерий Цыганов һәм аның кызлары Екатерина белән Мария, хатыны Ирина. Цыгановлар алдагы елларда газ...

    Шәһәрнең Карл Маркс урамында яшәүче Цыгановлар гаиләсе һәр кышта үзләренә, күршеләргә, узгынчыларга кардан бүләк ясыйлар. Быел алар ишегалдына "өр-яңа" кар кабриолет "килеп басты". Аның чын руле һәм Германия дәүләт номеры бар. Автомобильнең авторлары - гаилә башлыгы Валерий Цыганов һәм аның кызлары Екатерина белән Мария, хатыны Ирина.
    Цыгановлар алдагы елларда газ торбасына кадәр җитәрлек биеклектә пирамида, үз йортлары төсле үк кар өй, чалбарлы кеше "башы белән чумган" биш метрлы диаметрлы торт ясаганнар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: