Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның картлар йортында яшәүче ир-ат 22 ел буе күрмәгән сеңлесе белән скайп аша аралашкан

    Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хәзер скайп аша Кырымдагы туганнары, дуслары белән аралашалар. Әлеге элемтә "күпере" "Изгелекнең яз атнасы - изге эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында тормышка ашырыла. Компьютерга веб-камера куйган көнне әби-бабайлар ыгы-зыгы килделәр. Ничек инде, шушы кечкенә генә әйбер меңләгән чакрым еракта яшәгән туганнарны күрсәтә алсын?!...


    Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хәзер скайп аша Кырымдагы туганнары, дуслары белән аралашалар. Әлеге элемтә "күпере" "Изгелекнең яз атнасы - изге эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында тормышка ашырыла.
    Компьютерга веб-камера куйган көнне әби-бабайлар ыгы-зыгы килделәр. Ничек инде, шушы кечкенә генә әйбер меңләгән чакрым еракта яшәгән туганнарны күрсәтә алсын?! дип хәтәр гаҗәпләнделәр. "Туган белән сөйләшеп тә, ул яшәгән өй эчен дә күреп буламы?" кебек сораулар белән социаль белгеч Резедә Мөхәммәтҗанованы аптыратып бетерделәр.
    Ул:
    -Хәзер үзегез күрерсез. Әйдәгез, кем Кырымдагы туганнарын күбрәк сагынган, чиратка тезелегез, - дигәч, беренче булып компьютер каршына Илдар Гарифуллин килеп утырды. Каушый үзе. Ул бер ел күрешмәгән сеңлесе Алсу белән сөйләште. Абзый күңеленнән һаман аның килеп алуын көткән икән.
    Экрандагы сеңелесе тормышымны җайлагач, килеп алам, дигәч абый кеше яшьләренә буылды.
    Аннары веб-камера аша 22 ел буе күрешмәгән абыйлы-сеңелле Ринат Фролов һәм Роза Дайнеко "очрашты". Севастополь шәһәре янындагы Чиноречинск бистәсендә яшәүче сеңлесе Беренче каналдан трансляцияләнүче "Көт мине" тапшыруы аша абыйсының кайда яшәгәнен, телефон номерын белгән. Әлегә кадәр алар кәрәзле элемтә аша гына сөйләшкәннәр. Ә скайп аша ул 22 ел буе күрмәгән якын йөзне күрде! Сүзләр дә, хисләр дә күп иде бу вакытта...
    Роза ханым август аенда отпуск ялында Буага кайтып абыйсын алып китчәчәген әйткәч абыйсы кунакка гына барырга риза булды.
    Хәзер интернат-йортта башка яшәүчеләр дә Кырымдагы туганнарын барлый башлады. Могҗиза веб-камера рәхмәтендә "күрешү", аралашу өчен!
    Әлфинур Йосыпова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим