Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның киләчәге

Яшьләр паркында - мәдәни үсеш үзәге, үзәк дәваханә поликлиникасы - элеккеге һөнәр училищесы бинасынада - шәһәр картасына якын киләчәктә шундый үзгәрешләр кертеләчәк. Шул ук вакытта мәктәпләрне, балалар бакчаларын, күпкатлы йортларны төзекләндерү эше дә дәвам итәчәк. Яшьләр паркы мәдәният үзәгенә әвереләчәк Яңа мәдәни үсеш үзәге Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы үткәргән "Кече...


Яшьләр паркында - мәдәни үсеш үзәге, үзәк дәваханә поликлиникасы - элеккеге һөнәр училищесы бинасынада - шәһәр картасына якын киләчәктә шундый үзгәрешләр кертеләчәк. Шул ук вакытта мәктәпләрне, балалар бакчаларын, күпкатлы йортларны төзекләндерү эше дә дәвам итәчәк.
Яшьләр паркы мәдәният үзәгенә әвереләчәк
Яңа мәдәни үсеш үзәге Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы үткәргән "Кече шәһәрләрне үстерү" бөтенроссия конкурсында җиңеп алган 100 миллион сум акчага төзелә. Әлеге сумманың яртысы федераль бюджеттан, калганы республиканыкыннан бүлеп бирелә. Объектның типлы проекты Россиянең Ярославль өлкәсе Ростов шәһәрендәге үзәкнекенә охшатып ясалган. Барлыгы 1400 квадрат метр мәйданлы, ике катлы үзәк шәһәрнең Яшьләр паркында урнашачак. Моңа ияртеп паркта бию мәйданчыгы, кафе, автомобиль кую урыннары ясалачак. Соңгысына аеруча зур урын биреләчәк, чөнки бирегә иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр күп килер, дип көтелә. Үзәкнең беренче катын кино, спектакль, концерт һәм башка чаралар үткәрү өчен 300 урынлык зал, 127 квадрат метрлы сәхнә, декорацияләрне, костюмнарны саклау, грим, санузел бүлмәләре, касса, гардероб билиячәк. Икенче катында хор сыйныфы, вокал, халык иҗаты, спорт белән шөгыльләнү кабинетлары, репетицияләр ясау өчен хореография залы, чишенү һәм душ бүлмәләре була. Бирегә балалар гына түгел, иҗатка һәм спортка гашыйк урта һәм олы яшьтәгеләр дә йөриячәк. Республикада да берничә аналогы гына булган әлеге объект февраль аенда төзелә башлаячак. Бу эшне "ПМК-6" җәмгыяте эшчеләренә йөкләнгән. Алар үзәкне сентябрь аена файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Илдус Гыйззәтов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:
-Россия күләмендә игълан ителән "Кече шәһәрләрне үстерү" конкурсында Татарстаннан ике генә шәһәренең - Азнакайның һәм Буаның җиңүе безнең өчен зур дәрәҗә. Бу киләчәктә дә зур бәйгеләрдә катнашырга стимул бирә. Төзеләчәк үзәккә балаларның гына түгел, ә өлкәннәрнең дә йөри алуы шәхсән мине бик шатландыра. Кем белә, бәлки бездә дә ил күләмендә танылган "Буран әбиләре" төркеме туар!
Мөдәррис Гайфуллин, мәдәният бүлеге начальнигы:
-Район мәдәният йорты 1979 елда төзелеп, 1999 елда бинага яңадан капиталь ремонт үткәрелсә дә, заллар, бүлмәләр барыбер салкынча, биредә җыр, бию белән шөгыльләнүчеләргә урын җитми иде. Белеп торам: районның иҗади потенциалы зур: аны ачарга ярдәм итү өчен комплекслы үзәк күптән кирәк иде. Төрле милләт балалары, апалар, абыйлар дуслашып, җырлап-биеп яшәсәләр, ничек әйбәт бит! Шуңа да минем бу мәдәни үсеш үзәгенә өметем зур: Буа "йолдызларын" ачарга бик әйбәт мөмкинчелек.
Поликлиника өчен - аерым бина
Район элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы бинасын үзәк дәваханәсе поликлиникасы өчен әзерләү дә бара. Анда субподрядчы "Созидатель" җәмгыяте эшчеләре проект буенча кабинетлар ясыйлар, тәрәзәләрне яңарталар. Бу эш төзелешнең беренче этабы өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 35 миллион сумнан күбрәк акчага башкарыла. Гомуми мәйданы 204 квадрат метр булган бинада 16 гомум практика табибы, процедура, физиотерапия, стоматолог, ортопед, хирург, офтальмолог, УЗИ, эндокринолог, венеролог, анализлар бирү кабинетлары, буфет бүлмәсе, көндез дәвалану һәрберсе 8 урынлык ирләр һәм хатын-кызларга аерым икешәр палата урын алачак. Шулай ук үзәк даруханә дә бирегә күчәчәк. Бу социаль пакет буенча дару алучыларга уңайлы. Даруханәгә керү ишеге урам ягыннан да, поликлиника эченнән дә ясала. Соңгысы авыр йөрүче инвалидларга даруларны шәфкать туташлары алып килү мөмкинчелеген дә күздә тотып эшләнә. Поликлиниканың бер ишеге Ефремов урамына, икенчесе Арефьев урамына чыгаракчак. . Поликлиниканы һәм үзәк дәваханәне тоташтыручы сукмакка брусчатка җәелә. Поликлиника бинасының эчен дә, тышын да "Уңайлы мохит" дәүләт программасына җайлаштырып эшлиләр. Бина территориясендә үскән агачлар шулай кала, күпләп чәчәкләр утыртылачак. Ә төзелешнең икенче этабында бинаның фасадын керамогранит материал белән тышларга җыеналар.
Дәваханәдәге поликлиниканың калган мәйданында Идел аръягы районнары пациентлары өчен реабилитацияләү үзәге ачылачак. Бу, беренче чиратта, инсульт кичерүчеләр өчен кирәк. Шулай ук гемодиализ бүлекчәсе дә зурайтылачак. Хәзерге көндә анда 6 диалез урын гына, аны 9га җиткерергә уйлыйлар. Бөер авыруы белән интеккән 36 авыру өчен бу бик мөһим иде.
Рөстәм Сәмәрханов, район үзәк дәваханәсе баш табибы:
-Үзәк дәваханә 1957 елгы типлы проект нигезендә бер сменада 500 кешене сыйдырырлык итеп 1980 төзелә. Ул вакытта ФГДС, УЗИ, рентген кебек заманча җиһазлар урнаштырылган кабинетлар булмый. Замана үзгәрүләр таләп итә. Пациентлар күбәйде, соңгы елларда дәваханәдәге берничә дәвалау бүлекчәсе Идел аръягы районнарыннан да килүчеләрне кабул итә. Урын җитми, кайбер кабинетлар хәзерге санитария-эпидемиология таләпләренә җавап бирми иде. Шуңа да без Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына дәваханәне киңәйтүне сорап кат-кат мөрәҗәгать иттек. Хәзер республика ярдәме белән эшне башкарып чыгасы гына калды. Финанс яктан тоткарлык булмаса, яңа поликлиника август аеннан халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.

Капиталь ремонтны башларга һәм төгәлләргә
Шушы көннәрдә шәһәрдәге 8 күпкатлы йортта капиталь ремонт эшләре башланырга тиеш. Моңа федераль, республика район бюджетларыннан бүлеп бирелгән һәм йорт хуҗаларының үзләре керткән 22 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителәчәк. Арефьев урамындагы 18, 21, Р. Люксембург урамындагы 128 "А", 132, 134, 147, Комсомол урамындагы 21, Парк тыкрыгындагы 3 номерлы йортлардагы төзекләндерү эшләрен сентябрь аена төгәлләү срогы куелган.
Язманы Әлфинур Йосыпова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр паркында – мәдәни үсеш үзәге, үзәк дәваханә поликлиникасы – элеккеге һөнәр училищесы бинасына...