Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Норлат авылына селәүсен кайдан килгән? (+фото)

16 апрель көнне "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Буинск СМИ. Мы делаем новости" төркеменә укучыбыз карга ташланган үле селәүсен фотосын төшереп җибәргән иде. Хәбәрне укучылар җәнлекнең Норлат авылына килеп чыгуын төрлечә фаразлаганнар. Ябалак кулаганнан кыргый мәче курыккан, дигән фикерләр белдергәннәр. Чынлап та бу авылга селәүсен кайдан килгән? Бу сорау белән Норлат авыл...

16 апрель көнне "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Буинск СМИ. Мы делаем новости" төркеменә укучыбыз карга ташланган үле селәүсен фотосын төшереп җибәргән иде. Хәбәрне укучылар җәнлекнең Норлат авылына килеп чыгуын төрлечә фаразлаганнар. Ябалак кулаганнан кыргый мәче курыккан, дигән фикерләр белдергәннәр. Чынлап та бу авылга селәүсен кайдан килгән?

Бу сорау белән Норлат авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Булатовага мөрәҗәгать иттек.

- Ике ай элек селәүсенгә охшаган хайванның үле гәүдәсен авыл кырыендагы плитәләр өстенә ташлап киткәннәр иде. Ул җанварның тиресе кырылып, йоннары коелып беткән иде. Безнең якларда андый кыргый хайванның гомердә дә булганы юк, - дип белдерде ул безгә.

Сорауны Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм көйләү буенча идарәсенең районара бүлеге начальнигы Михаил Филинга да бирдек. Аның әйтүенчә, кышкы маршрут исәбе һәм аучыларның күзәтүенчә, Буа районында селәүсеннәр яшәми.

Норлат авылындагы җәнлек селәүсенме, булса, кайдан килгән, сорау булып кала.

Төп фото: mediaspy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев