Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның шикәр заводы мунчаның түбәсен сүтәләр

    Тирәсендә азрак эш кузгалса, шәһәр халкы мунча була дип, сөенә башлый. Бу юлы да шулай булды: эшчеләрне күрү белән буалылар кызыксынып редакциягә шалтыраттылар. Завод директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллина белдерүенчә, хәзер эшчеләр мунчаның түбәсенә салынган иске шлактан чистарту белән мәшгульләр. Кайчан башын яба башлаулары турында әлегә берни әйтә...


    Тирәсендә азрак эш кузгалса, шәһәр халкы мунча була дип, сөенә башлый. Бу юлы да шулай булды: эшчеләрне күрү белән буалылар кызыксынып редакциягә шалтыраттылар. Завод директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллина белдерүенчә, хәзер эшчеләр мунчаның түбәсенә салынган иске шлактан чистарту белән мәшгульләр. Кайчан башын яба башлаулары турында әлегә берни әйтә алмыйбыз, диде ул. Шунысы мәгълүм, мунча стационар рәвештә газ белән ягып җылытуга көйләнәчәк. Димәк, таушалган кайнар су трассасын ремонтлау проблемасы төшеп калачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: