Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның “суперәбие” кем ул? (фоторепортаж)

    Кичә җирлекара үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалында "Суперәби" бәйгесе узды. Анда шәһәрдән үзенең оныклары белән өч әби - Әлфия Галимова, Мәгъфия Сәлахова, Әлфия Шәкүрова катнашты. Алдан әбиләр аш-су пешерү, бәби төрү, аңа бишек җыры җырлау осталыгы һәм әдәби әсәрләрне белү буенча бәйгеләрдә ярыштылар. Аннан төрле уеннарда катнаштылар. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр...

    Кичә җирлекара үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалында "Суперәби" бәйгесе узды. Анда шәһәрдән үзенең оныклары белән өч әби - Әлфия Галимова, Мәгъфия Сәлахова, Әлфия Шәкүрова катнашты. Алдан әбиләр аш-су пешерү, бәби төрү, аңа бишек җыры җырлау осталыгы һәм әдәби әсәрләрне белү буенча бәйгеләрдә ярыштылар. Аннан төрле уеннарда катнаштылар. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча өч әби дә "Суперәби" булды. Чара сыйлы табын артында тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: