Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Веселый Роджеры Казан ипподромында ни өчен гел артка карады (ФОТО, ВИДЕО)

Нурвахит авылында яшәүче Дилә һәм Илсур Галимҗановларның карамагында асралучы әлеге айгыр быел бик күп чабышларның фавориты булды. Шул исәптән Буа сабан туеның да. Әле күптән түгел Казан ипподромында олы яшьтәге юртаклар уздырылган ике чабышта да беренчелекне яулады. Беренче, 15 сентябрь көнне маршал Буденный мемориалы призына уздырылган чабышта ул 2400 метр...

Нурвахит авылында яшәүче Дилә һәм Илсур Галимҗановларның карамагында асралучы әлеге айгыр быел бик күп чабышларның фавориты булды. Шул исәптән Буа сабан туеның да. Әле күптән түгел Казан ипподромында олы яшьтәге юртаклар уздырылган ике чабышта да беренчелекне яулады. Беренче, 15 сентябрь көнне маршал Буденный мемориалы призына уздырылган чабышта ул 2400 метр араны 3 минут 4 секундта йөгереп узды. 27 сентябрь көнне ул бу араны 3 минут 9 секундта үтеп Казан ипподромы призын алды. Иң кызыгы, хуҗалары әйтүенчә, Роджер чапканда әледән-әле арттан килүче атларны борылып карап чапкан. Көндәшләре якын килсә, тагын да ашыга төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев