Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның яшь каратечысы Раил Җамалиев Россия чемпионын җиңде

    Мондый уңыш белән беренче урынны М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Ульяновск шәһәре беренчелегендә 10-11 яшьлекләр арасында кумитэ төре буенча алды. Ринат Хәсәнов кул астында шөгыльләнүче каратечылар арасында җиңүчеләр тагын бар. Шулай ук кумитэда 2 номерлы лицейдан Данила Смирнов 7 яшьлекләр арасында беренче, тренерның улы, М. Вахитов исемендәге гимназия укчысы Азамат...

    Мондый уңыш белән беренче урынны М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Ульяновск шәһәре беренчелегендә 10-11 яшьлекләр арасында кумитэ төре буенча алды. Ринат Хәсәнов кул астында шөгыльләнүче каратечылар арасында җиңүчеләр тагын бар. Шулай ук кумитэда 2 номерлы лицейдан Данила Смирнов 7 яшьлекләр арасында беренче, тренерның улы, М. Вахитов исемендәге гимназия укчысы Азамат Хәсәнов 9 яшьлекләрдән икенче, аның сыйныфташы Рәсим Фәсхетдинов һәм 8 яшьлекләр арасында 5 номерлы мәктәптән Самат Насыйбуллин, 16-18 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Аяз Хәсәнов өченче булдылар. Тагын кихон шодан программасы буенча Рәсим ак, сары, кызгылт сары билбаулылар арасында беренче, Азамат зәңгәр һәм коңгырт билбаулылар арасында һәм шулай ук гимназияле Рамазан Исхаков яшел билбаулылар арасында өченче урын яуладылар. Шундый зур җиңүгә ирешкән команда хәзер 1-2 ноябрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә үтәчәк Россия кубогына әзерләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: