Буаның яшь самбочылары Татарстан чемпионнары булдылар
Шушы көннәрдә генә Казанда 1998-2000 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан беренчелегендә бу исемгә "Батыр" спорт мәктәбеннән Альбина Вәлиуллина шәкерте - Адав-Толымбайдан Виолетта Вәлиуллина һәм Наил Минханов шәкерте - Казан вузы студенты Наталья Парфенова лаек булдылар. Ветеринария техникумында укучы шулай ук толымбайлы Ангелина Горелкина анда өченче урын...
Шушы көннәрдә генә Казанда 1998-2000 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан беренчелегендә бу исемгә "Батыр" спорт мәктәбеннән Альбина Вәлиуллина шәкерте - Адав-Толымбайдан Виолетта Вәлиуллина һәм Наил Минханов шәкерте - Казан вузы студенты Наталья Парфенова лаек булдылар. Ветеринария техникумында укучы шулай ук толымбайлы Ангелина Горелкина анда өченче урын алды. Җиңүчеләр хәзер 18 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнәләр.
Аннан алдарак 2002-2003 елларда туган балалар Бөтенроссия самбо көненә багышлап үткәрелгән самбо федерациясе кубогына ярышларда катнашып кайтканнар иде. Анда да әлеге тренерларның укучылары - 2 номерлы лицейдан Алмаз Солтанов һәм Кыяттан Полина Тихонова өченче урын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев