Буаның яшь талантлары “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең икенче турында
Бүген Казанның УНИКС концертлар залында "Гольфстрим" бию коллективының ике төркеме дә, "Конферанс" номинациясендә 1 номерлы мәктәптән Самира Фәхретдинова һәм 5 номерлы мәктәптән Илфат Исмәгыйлев җиңү өчен көрәшәләр. Иртәгә "эстафетаны" район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенең "Подснежник" вокаль ансамбле һәм 2 номерлы лицейдан нәни җырчы Камил Вәлиев кабул итеп алачаклар. Яшь...
Бүген Казанның УНИКС концертлар залында "Гольфстрим" бию коллективының ике төркеме дә, "Конферанс" номинациясендә 1 номерлы мәктәптән Самира Фәхретдинова һәм 5 номерлы мәктәптән Илфат Исмәгыйлев җиңү өчен көрәшәләр. Иртәгә "эстафетаны" район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенең "Подснежник" вокаль ансамбле һәм 2 номерлы лицейдан нәни җырчы Камил Вәлиев кабул итеп алачаклар. Яшь талантларыбызга уңышлар һәм гала-концертларда чыгыш ясауларын телибез. Алар 15 апрельдә УНИКСта һәм 23ендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев