Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның Яшьләр паркында нәрсә майтарганнар?

    Безнең "ВКонтате"дагы "Новости Буинска" төркеменә буалы укучыбыз кичке ДТП турында пост урнаштырган иде. Без бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр иттек. Инспекторлар Яшьләр паркында эскәмиягә килеп кергән исерек йөртүченең кем икәнлеген ачыкладылар. Ул "Рено" автомобиле йөртүчесе, 1986 елгы районда яшәүче ир-ат. 18 декабрь көнне кичен ул бераз сыра эчеп алгач,...

    Безнең "ВКонтате"дагы "Новости Буинска" төркеменә буалы укучыбыз кичке ДТП турында пост урнаштырган иде. Без бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр иттек. Инспекторлар Яшьләр паркында эскәмиягә килеп кергән исерек йөртүченең кем икәнлеген ачыкладылар. Ул "Рено" автомобиле йөртүчесе, 1986 елгы районда яшәүче ир-ат. 18 декабрь көнне кичен ул бераз сыра эчеп алгач, парк аша дустын илтергә барган. Тик, барганда идарәне югалтып, эскәмиягә барып кергән. Бу факт буенча административ эш кузгатылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: