Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның үз географиясе

Шушы көннәрдә генә Татарстанның атказанган укытучысы, М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Линар Зиннәтуллин, аның улы, Казан федераль университетының физика институты студенты Алмаз Зиннәтуллин авторлыгындагы "Буа муниципаль районы географиясе" дигән дәрес ярдәмлеге дөнья күрде. Үткән атнада гимназиядә аны тәкъдир итү кичәсе узды. Район җитәкчелеге, география укытучылары, кунаклар, әлеге ярдәмлекне бастыруга өлеш...


Шушы көннәрдә генә Татарстанның атказанган укытучысы,
М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Линар Зиннәтуллин, аның улы, Казан федераль университетының физика институты студенты Алмаз Зиннәтуллин авторлыгындагы "Буа муниципаль районы географиясе" дигән дәрес ярдәмлеге дөнья күрде. Үткән атнада гимназиядә аны тәкъдир итү кичәсе узды.
Район җитәкчелеге, география укытучылары, кунаклар, әлеге ярдәмлекне бастыруга өлеш кертүче-ләр катнашты анда.
- Әлеге уку йорты иң өлкән һәм данлыклы, бик күп танылган шәхесләрне биргән мәктәп. Бүген тарихка кереп калачак тагын бер вакыйгага җыелдык, - дип башлады сүзен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова. Ул авторларга район турында еллар дәвамында җыелып килгән бай материалны бергә туплауда, тикшере-нүләр алып баруда зур кү-ләмле эш башкарулары, иҗат төркеменә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Укытучыларга китаптагы материалларны дәрес-ләрдә уңышлы куллануларын теләде. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзаловның чыгышы да аңа аваздаш булды. Аннан соң авторларның берсе Линар Зиннәтуллин сүз алды.
- Улым Алмаз очрашуга кайта алмады, имтихан бирә. Аның исеменнән дә ярдәмлекнең фәнни редакторы Илгизәр Гайсинга, рецензиячеләр Эдвард Хәкимовка, Иршад Гафаровка, корректор Ландыш Сәлахетдиновага һәм бүген үз-ләре биредә булмасалар да, спонсорлар - "Буа якташлыгы" җәмгыяте президенты Ирек Закировка, "ТАИФ" җәмгыятенә, шәх-сән генераль директорның беренче урынбасары, директорлар советы рәисе Рөстәм Султиевка чиксез рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Китап язу уе тугач, кулъязмаларымны иң беренче Илгизәр Тимергалиевичка алып бардым. Ул хуплагач җиң сызганып эш-кә керештек,- диде ул. Аларга булган рәхмәтен җыры аша да ирештерде.
Казаннан кайткан кунаклар да җавап сүзе белән чыктылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
- Мондый китапларны берничә район бастырып чыгарды инде. Шуңа беләм: алардан төрле җитешсезлекләр табучылар очрап тора. Андыйларга җавабым бер минем - үзегез язып карагыз. Ә Линар Бәдретдинович молодец ул. Башлаганны ахырына җиткерүчән үҗәт, омтылышлы кеше. Аңардан яңадан-яңа китаплар көтеп калабыз,- диде Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институтының экология һәм география белеме бирү бүлекчәсе мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин. Якташыбыз, геология-минералогия фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы Эдвард Хәкимов бу китапка шатлануын белдерде.
- Моның белән горурланырга кирәк. Һәр башлангыч, һәр эшләгән эш яңа тамырлар бирәчәк. Китапны бәяләгез, өйрәнегез,- диде ул. Якташыбыз, "Сүз" нәшрияты директоры Ландыш Сәлахетдинова да иң элек география укытучыларына мөрәҗәгать итте. Фәнни телдә язылган әле-ге ярдәмлекне дөрес файдалануларын, укучыларга үтемле итеп аңлатуларын теләде.
- Линар Бәдретдинович минем беренче укучым булса да, аның мәгариф-тәге, китап язудагы талант-ларын күптән белсәм дә, тагын берсен - моңлы итеп җырлавын беренче ишеттем,- дип югары бәя бирде.
Очрашуда мәгариф идарә-сенең бүгенге, кичәге методистлары, ветеран укытучылар да чыгышлар ясадылар. Укучылар, укытучылар җыр-биюләрен дә бүләк иттеләр. Соңыннан һәр мәктәпкә "табадан яңа төшкән" дәреслекләр өлә-шенде.
- Линар Бәдретдинович, әлеге китапны язу озакка сузылдымы?
- Гомер буена дисәм дә була. Районга эшкә кайткан 1986 елдан бирле, аның төрле төбәкләрендә эшли башлаган дәвердә тупладым материалларны, өй-рәндем, чагыштырдым. Район турында алдагы елларда басылган китапларны укырга, архивларда утырырга да туры килде. Кайбер төгәл мәгълүматларны муниципаль районның рәсми сайтыннан алдык, районның барлык оешма-предприятиеләрендә булдык. Бик күп фотосурәтләр ясадык.
- Шуның белән эш төгәлләндеме инде?
- Юк әле. "Буа районында география белеме бирү тарихы" дигән китап әзерләнә. Аның 50 проценты төгәлләнгән инде.

Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Автор фотосы.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Буа муниципаль районы географиясенең тиражы - 300 данә. 170 биттән торган әлеге китап өлкән сыйныфларда география дә-ресләрендә, түгәрәкләрен-дә файдалану, геология, экология, туган якны өйрә-нү буенча электив курслар төзү, шулай ук Буа ягы бе-лән кызыксынучылар өчен билгеләнгән. Ул физик географияне, икътисади һәм социаль географияне үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә генә Татарстанның атказанган укытучысы, М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Линар...