Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның үзәк мәйданында Хәтер көне узды (фоторепортаж)

Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге "кара" дата уңаеннан Үзәк мәйданда хәтер һәм матәм митингы узды. Анда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов: - 70 елдан күбрәк вакыт узса да, бу дәһшәтле көн беркайчан да хәтердән китмәс. Әби-бабайларның батырлыгын онытырга да тиеш түгелбез. Гомерләре, сәламәтлекләре барәбәренә яулап алган Җиңү...


Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге "кара" дата уңаеннан Үзәк мәйданда хәтер һәм матәм митингы узды. Анда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов:
- 70 елдан күбрәк вакыт узса да, бу дәһшәтле көн беркайчан да хәтердән китмәс. Әби-бабайларның батырлыгын онытырга да тиеш түгелбез. Гомерләре, сәламәтлекләре барәбәренә яулап алган Җиңү өчен рәхмәтле без аларга. Тыныч күк йөзе, исәнлек сезгә! - диде. Аннан, сугыш кырында ятып калучыларны 1 минут тынлык белән искә алгач, Азат Айзетуллов сүзләренә район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, ветераннарның район Советы рәисе Николай Дементьев кушылдылар. Соңыннан митингта катнашучылар мемориал комплекска чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге “кара” дата уңаеннан Үзәк мәйданда хәтер һәм матәм мити...