“Буинск-Информ” корреспондентлары шәһәрдә яшәүче Рәүф Төхфәтуллинның өенә сайлау участкосы вәкилләре белән бергә килделәр.
Ветеран Рәүф Төхфәтуллин Россия өчен мөһим вакыйгада катнашу мөмкинлеге тудыруларына сөенечен белдерде.
-Мин үз тавышымны йөрәк кушуы буенча бирдем. 106 яшь тутырсам да илемнең киләчәге өчен йөрәгем белән борчылам, аның көчле булуына ышанам. Без җиңүче халык, мин Бөек Ватан сугышында яшь буынны хәрби техникага өйрәткән офицер. Ул вакытта да шулай өйрәттем хәзер дә кабатлыйм – үз илегезнең патриоты булыгыз. Туган ил зти-әни кебек якын ул, - диде ул.
Рәүф аганы тәрбияләүдә социаль хезмәткәр ярдәм итә. Ветеран бүген авыр хәрәкәт итсә дә, әле үз аягында. Көнем бик продуктив уза, дөнья хәлләре белән кызыксынам, өйдә медицина процедуралары кабул итәм, режим буенча кирәкле ризыклар гына ашыйм, ди. Участок сайлау комиссия әгъзаларына тавыш бирү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.
Шәһәрдә ике ветеран яши – Рәүф Төхфәтуллин һәм Михаил Панцырев, Котүс Мөлеков Аксу авылында, Зариф Хәйруллин Кырык-Садак авылында гомер кичерә. Сайлау участокларында ветераннарның барысы да тавыш бирүдә катнашачакларын белдерделәр.
Нет комментариев