Җыелган барлык акча гуманитар штабка юлланачак.
Буаның Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре Хезмәт һәм батырлык фестивале кысаларында оештырылган «Изгелек ярминкәсе»ндә актив катнаштылар. Әлеге чара гади генә кул эшләре яки әйберләр күргәзмәсе генә түгел, ә һәрберсе үзен мөһим эшкә катнашы булган кеше итеп тоя алды
Ярминкәдәге атмосфера эчкерсез җылылык һәм күңел җылысы белән аерылып торды. Катнашучылар үзләренең талантларын һәм тырышлыкларын күрсәтеп, төрле экспонатларны алдан ук әзерләгәннәр иде. Ләкин чараның төп мәгънәсе ярышуда түгел, ә бердәмлектә иде: барысын да уртак максат — бүгенге көндә ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү теләге берләштерде.
Җыелган барлык акча гуманитар штабка юлланачак. Бу акча җыюның ачыклыгын тәэмин итә һәм ярдәмнең нәкъ менә мохтаҗларга барып җитәчәгенә гарантия бирә.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге әлеге инициативаны хуплап килгән һәм бу изге эшкә үз өлешен керткән барлык кешеләргә рәхмәтен белдерә
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев