Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Тутай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылды

Яу кырыннан исән кайткан, анда ятып калган авылдашларның исемнәре уелган мемориал үзара салым акчасына сафка бастырылды

Моның өчен ике ел вакыт кирәк булды. Беренче елны материаллар сатып алсалар, икенчесендә төзелеш эшләре башкарылды. Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова әйтүенчә, һәйкәлне ясату 470 мең сумга төшкән. Авыл халкы үзара салым акчасын җыюда 100 процент катнашкан. Аны ачу тантанасы Өлкәннәр көненә туры килү белән дә үзенчәлекле булды. Ул тәбрикләүләр, рәхмәт сүзләре, сугыш турындагы җырлар белән тулы бәйрәмгә, хәтер көненә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев