Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның тыл ветераны СВОга булыша

Яңа Тинчәле авылында яшәүче 98 яшьлек Рокыя Хәйретдинова гуманитар ярдәм җыйган саен пенсиясеннән акча бирә.

Соңгы тапкыр авылда февраль аенда ярдәм җыйганнар. Рокыя апа үзе белән бергә яшәүче иренең бертуганының кызы Наилә апа белән бергәләп 10ар мең сум акча китергәннәр.

– Авылның ватсап төркемендә ярдәм җыю турында хәбәр куелуга ук акча бирәләр. Бер тапкыр да читтә калганнары юк, - диде авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев.

Рокыя апа үзе Яңа Чынлы авылы кызы, тыл ветераны. Пермь өлкәсендәге шахта эшләрендә хезмәт куйган. Әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткач, соңарып кына кияүгә чыккан. Соңрак ире вафат булгач, каенэнесе ярдәме белән иренең төп йортына – Яңа Тинчәле авылына кайтып яши башлаган. Наилә апа да аның янына кайтып төпләнгән.

– Безгә, ике пенсионерга, күп кирәкми, шөкер, ашарыбызга җитә – терлегебез, тавыкларыбыз бар. Рокыя апа да терлек караша, сиңа чиләк биреп торырга булса да ярыйм, дип, миңа ияреп, абзарга чыга. Җәй буе бакчаны эшкәртәбез, бәрәңге, кишер, суган, кабак, кыяр, помидор үстереп ашыйбыз. Ир-егетләребез дә тук булсыннар, дип чын күңелдән булышабыз, - диде Наилә апа. Ходай саулыклы, бәрәкәтле гомерләр бирсен, Җиңү җиткәнче ярдәм итәбез, дигән нияттә яшиләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев