Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Буинск-информ”  РДК алдында призлар уйната. Килми калмагыз!

“Буинск-информ” район мздәният хезмәткәрләре белән берлектә район газетасының 100 еллыгы уңаеннан аның укучылары  өчен бәйрәм оештыра.

31 май көнне, 11 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында (яңгыр яуса, фойеда) Сабантуйга бүләкләр – сөлгеләр, тастымаллар, яулыклар җыю оештырыла. “Гөлҗамал” ансамбле кызлары, “Буинск-информ” хезмәткәрләре  сезне җырлап-биеп каршы алачак, уеннар оештырачак, җиңүчеләргә призлар тапшырачак.  Шулай ук бу көнне район газетасына альтернатив язылу да, үзәк почтада язылу да оештырыла. Иң кызыгы – 29-30-31 май көннәрендә газетага альтернатив һәмм почта аша язылган кешеләр арасында төп приз – 10 кило шикәр комы һәм башка бүләкләр уйнатыла. Район газетасына 16 майдан 26 майга кадәр ташламалы бәядән язылучылар да квитанцияләрен алып килсеннәр, алар арасында 5 кило шикәр комы һәм башка призлар уйнатыла. Килми калмагыз, район газетасына бу көннәрдә язылу отышлы булачак!

Июль аенда – газетага киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамлангач барлык язылучылар өчен лә призлар уйнату булачак. Анда әлеге призлар уйнатуда катнашканнар кабат катнаша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев