Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Булатның әнисе: “Баламны исән килеш күрә алмыйм икән дип уйладым”

Иптәшләре белән уйнаганнан соң өенә кайтмаган Булат Мөхәммәтшинны Чирмешәндә йөздән артык кеше эзли. 31 яшьлек Гөлия Яруллина эзләгәндә базга егылып төшә. Егылганда умырткасын сындырган коткаручы: "Булат йокысыннан уянмаска да мөмкин иде", - ди. 24 декабрь көнне Чирмешәндә гадәттән тыш хәл килеп чыга. Чана шуарга чыгып киткән 10 яшьлек Булат Мөхәммәтшин...

Иптәшләре белән уйнаганнан соң өенә кайтмаган Булат Мөхәммәтшинны Чирмешәндә йөздән артык кеше эзли. 31 яшьлек Гөлия Яруллина эзләгәндә базга егылып төшә. Егылганда умырткасын сындырган коткаручы: "Булат йокысыннан уянмаска да мөмкин иде", - ди.

24 декабрь көнне Чирмешәндә гадәттән тыш хәл килеп чыга. Чана шуарга чыгып киткән 10 яшьлек Булат Мөхәммәтшин караңгы төшкәч тә өенә кайтмый. Бергә уйнаган иптәшләреннән сорашып зар-интизар булган әти-әнисе атылып урамга чыга. Кичке сигезләр тирәсендә алар полициягә хәбәр итә. Малайны эзләргә бөтен бистә халкы кузгала.

"Татар-информ"га билгеле булганча, эзләүче төркем Чирмешән елгасы ярын, урман массивы һәм Сабантуй уза торган мәйданны эзләп әйләнә. Тик малай өеннән 40 метр ераклыктагы коега төшеп киткән була. Бәхеткә, аны 112 бердәм коткару хезмәтенең Чирмешән бүлеге җитәкчесе Гөлия Яруллина таба. Булат инде бу вакытта, кычкыра-кычкыра хәле бетеп, чанасына ятып, йокыга талган була.

Коткару да әллә ничек сәер килеп чыга. Эзләүче төркемнән аерылыбрак киткәндә, Гөлия Яруллина үзе дә чокырга егылып төшә. Баз төбендә ул әти-әнисе ярты көн, бөтен бистә ике сәгать буе эзләгән Булатны таба. Тик бу коткару Гөлия Яруллинага кыйммәткә төшә: ул бүген ятакка беркетелгән: егылып төшкәндә аның умыртка баганасының бил өлеше сынган.

Билгеле булганча, Булатны эзләүдә 120 кеше катнаша. Әлегә билгеле булган мәгълүматлар буенча, канализация чокыры бистәнең шушы өлешендә салган яңа йортларныкы. Аның ни өчен ачык булуы һәм кемнең җаваплылыгында булуы әлегә төгәл ачыкланмаган.

"Инде улымны башка күрмәм дип курыктым"

"Татар-информ" хәбәрчесе Булатның әнисе Миләүшә ханым белән дә элемтәгә керде.

- Дуслары белән чана шуарга чыгып киткән иде Булат ул көнне. Аның бервакытта да алай соңарып йөри торган гадәте булмады. Бу юлы да дуслары белән саубуллашып таралышканнар. Ул яктан йөрми дә иде. Нигә шунда барган - белмим. Ул кое безнең өйдән 30-40 метр ераклыкта гына. Тирәнлеге өч метр, өстен кар каплаган, аны каян күрәсең? Төшкән дә киткән, - ди ул.

Булат - гаиләдә икенче бала. Аның 17 яшьлек апасы, һәм 1,5 яшьлек энесе бар.

- Ничә сәгать эзләгәнебезне дә белмим. Бик озак булды. Мин ул вакытта сәгатьне дә, вакытны да оныттым. Баламны инде исән килеш күрерменме икән дип еладым. Ә улым исә үзе: "Курыкмадым, табарлар дип ышандым", - ди. Ул әлегә хастаханәдә, әмма табиблар хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Туңуын туңган, әмма өшергә өлгермәгән иде. Шок булып, куркып та калмаган, - диде әнисе.

"Чокыр төбендә кеше барын күреп, куркудан кычкырып җибәрдем"

Үз гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куеп коткаручы Гөлия Яруллинаның да хәлен белеште "Татар-информ" хәбәрчесе. Ул бу көннең вакыйгаларын болай тасвирлады.

- Кичке 8 ләр тирәсендә "ватсап"ка "Мөхәммәтшин Булат югалган" дигән хәбәр килде. Шуны уку белән, иремә әйттем дә, чыгып киттек. Мин - гражданнарны яклау идарәсе башлыгы булып эшлим. Ирем Фәрит - янгын сүндерү бүлеге башлыгы. Башта без машина белән йөрдек. Аннан ир-атлар елга буйларыннан карарга китте, мин хатын-кызлар төркеменә кушылдым. Без көндез ул уйнаган тирәләргә киттек. Башын бәреп, берәр җирдә өшеп ятмасын дип уйладык.

Булат - безнең урам башында яши, безнең күз алдында үскән бала. Ул гел чокырда уйнарга ярата иде. Полиция башлыгы тәкъдиме белән, берәр метр дистанция калдырып, шул җирләрне карарга булдык. Мин, ничектер эчке бер сиземләвем белән, төркемнән аерылып, өстәнрәк киттем. Кичке 10нар тирәсе бу, караңгы. Телефондагы фонарьны кабызсам да, чокыр барын күрмәгәнмен. Чөнки аны кар каплаган. Аягым бата башлады, күз ачып йомганчы чокырга төшеп тә киткәнмен. Куркуданмы, бәрелүдәнме, аңымны да җуйганмын.

Һушка килгәч исә, куркуымнан кычкырып җибәрдем - чокырда кеше бар икәнен күрдем, мин аны үлгән кеше дип торам. Минем тавыштан ул да куркып кычкырды. Бу - Булат икән. Мин аны тынычландырып, үзен байтак вакыт эзләвебезне әйттем. Ул исә шатлыгыннан "Ура" дип сикерде.

Бәхеткә, Гөлия Яруллинаның секунд эчендә күздән югалуын күреп калган булалар. Санаулы минутлар эчендә коедан Булатны да, Гөлияне дә алалар.

- Ашыгыч ярдәм белән мине дә, Булатны хастаханәгә алып киттеләр. Мине Әлмәткә алып барып, томографияләр ясаттылар. Баш мием селкенгән дә, умыртка сөягенең бил өлеше сынган. 2013 елда авариягә эләккән идем, шунда алган травмаларым да кузгалды, бик сызланам, - диде батыр коткаручы. - Ярый әле, Булатны исән килеш таптык. Шул йоклаудан уянмаска да мөмкин иде бит.

Гөлиягә 31 яшь, ире Фәрит белән 9 яшьлек Камилә һәм 5 яшьлек кызлары Сабинаны тәрбиялиләр. Балалар вакытлыча әтиләре өстендә. Ник дигәндә, хәзер ике атна буе селкенмичә дә урында ятарга тиеш Гөлия Яруллина. Яңа вазыйфада ул әле бер генә ел эшләп калган. Әмма кешене эшләгән еллар саны түгел, кылган гамәле бизи бит. Гөлия Яруллина шушы бер адымы белән дә "Батырлык өчен" медаленә лаек. Әгәр ул, күңел сизүе буйлап, шул якка китмәсә, бу чокырга егылып төшмәгән булса, бәлки Булатны таба да алмаслар, гаиләгә нинди зур кайгы килер иде. Табиблар әйтүенчә, тагын бер сәгатькә генә соңга калган булсалар, баланы коткарып калу мөмкин булмас та иде - билгеле булганча, салкында йоклап киткән кеше уянмый...

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев