Быел  1 миллион сум түләү алачак мәдәният хезмәткәрләренең берсе Буа районында эшли
Кичә, бүген, иртәгә

Быел 1 миллион сум түләү алачак мәдәният хезмәткәрләренең берсе Буа районында эшли

“Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча бер тапкыр бирелүче 1 миллион сум күләмендәге түләү быел Татарстаннан 50 мәдәният хезмәткәренә бирелә, дип хәбәр итте республиканың Финанс министрлыгы.

 

Аларның берсе Буа районыннан. Светлана Пестова быел районның Әлши авылындагы китапханәсенә  мөдир булып урнашты.  Светлана Николаевна моңа кадәр Ульяновск  шәһәрендә яшәгән.

Программада катнашучы белгечләр әлеге 1 миллион сумны торак сатып алуга, аны уңайлы итүгә һәм күчеп кайту белән бәйле башка максатларга тота алалар.

Сүз уңаеннан, быел программаны гамәлгә ашыруга 50 миллион сум бүлеп бирелә. Аның 27 миллион сумы федераль бюджеттан, 23 миллион сумы Татарстан бюджетыннан бирелә.  

Россиядә моннан тыш “Земство докторы”, “Земство фельдшеры”, “Земство укытучысы”, “Земство тренеры” гамәлдә.


Нет комментариев