Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Быел Буаның кайсы урамнарына юллар ясалачак? (ИСЕМЛЕК)

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, быел да шәһәрдә юлларны өлешчә ясау дәвам итәчәк. Арефьев тыкрыгында (Арефьев-Студенческая), Студенческая (уң ягы), К. Либкнехт (Космовский-Әйләнеч юл), Ефремова (ресурс үзәкнең автостоянкасы), К.Маркс урамындагы юллар өслеген тулысынча яңа асфальтка алыштырачаклар. Алдан ком-таш түшәп, аннары...

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, быел да шәһәрдә юлларны өлешчә ясау дәвам итәчәк.

Арефьев тыкрыгында (Арефьев-Студенческая), Студенческая (уң ягы), К. Либкнехт (Космовский-Әйләнеч юл), Ефремова (ресурс үзәкнең автостоянкасы), К.Маркс урамындагы юллар өслеген тулысынча яңа асфальтка алыштырачаклар.

Алдан ком-таш түшәп, аннары асфальт җәячәк урамнар - Студенческая (сул ягы), 8 Март, Өрәңгеле (сул як), Якты урамнары. Парк тыкрыгының бер өлеше, Куҗак авылына, Чуаш Киштәге, Аксу авылллары мәктәпләренә килү юлларына, Иске Суыксудагы Совет, Чишмә урамнары юлларына ком-таш кына түшәләчәк.

Р.Люксембург урамына ("Әкият" балалар бакчасына, Гагарин урамына килү юлына), К.Либкнехт урамының Колхоз, Р. Люксембург урамнары киселешендәге аралыкта, Парк тыкрыгының бер өлеше, Комсомол, Тынычлык, Кызыл армия урамнарындагы юлның иске өслеген кырдырып алып яңа асфальт җәячәкләр.

Ә менә чокырлы ремонт башланды дисәң дә була. Бераз юллар кипкәч, "Дорсервис" хезмәткәрләре тулысынча эшкә керешәчәкләр. Мондый төзекләндерү эшләре Республика, Горький, Ямашева, Пушкин, Колхоз, Яшел, Маяковский, Чапаев, Щорс, Матросов, М.Җәлил, Г.Шәрәф, Мөхәммәдов, Бакчалы, Кояшлы, Җамалиев, Исхаки, Дала, Комаров урамнарында башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев