Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Чектагы бәянең киштәдәге товарныкы белән туры килмәгәндә нишләргә?

Еш кына контроль-инспекция бүлегенә челтәр кибетләрендә акцияләр вакытында кассирның чекка акциягә кадәр булган бәяне суктыруыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Чектагы бәянең киштәдәге товарныкы белән туры килмәгәндә, төгәлрәге анда күрсәтелгәннән зуррак булганда, нишләргә соң? Бу очракта беренче чиратта администраторны чакыртырга һәм хәлне аңлатып би-рергә, мөмкинлек булганда дәлил өчен бәя күрсәткечен фотога төшереп...

 
Еш кына контроль-инспекция бүлегенә челтәр кибетләрендә акцияләр вакытында кассирның чекка акциягә кадәр булган бәяне суктыруыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Чектагы бәянең киштәдәге товарныкы белән туры килмәгәндә, төгәлрәге анда күрсәтелгәннән зуррак булганда, нишләргә соң?
Бу очракта беренче чиратта администраторны чакыртырга һәм хәлне аңлатып би-рергә, мөмкинлек булганда дәлил өчен бәя күрсәткечен фотога төшереп алырга кирәк. Мондый аңлашылмаучылыкны хез-мәткәрләр, гадәттә, кибеткә товарның чи-раттагы партиясе килүе, аңа инде башка бәя булуы, кибетчеләрнең сәүдә залындагы "ценникларны" алыштырып өлгермәүләре, ә компьютерга бәя товар китерелгән вакытта кертелүе белән аңлаталар. Ничек кенә булмасын, "Кулланучы хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе законының 10 маддәсенең 1 пунктына туры китереп, сатучы товар (эш, хезмәт күрсәтү) турында кирәкле һәм тө-гәл мәгълүматны үз вакытында бирергә бурычлы. Бу сатып алучыга дөрес сайлау ясарга мөмкинлек бирәчәк. Товар (эш, хезмәт күрсәтү) турында мәгълүматта мәҗбүри тәртиптә сумнарда бәя, аны алу шартлары, түләнергә тиешле тулы суммасы язылырга тиеш. Өстә әйтелгән очракта кибет "ценникта" күрсәтелгән суммадан артыграк түләнгән акчаны сатып алучыга кайтарып бирергә тиеш.
Сораулар килеп туганда 3-52-81 телефоны аша яисә Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 йорт адресы (авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы) буенча урнашкан контроль-инспекция бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН,
Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль
органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы
белгеч-эксперты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев