Байрак
  • Рус Тат
  • Чүпләүчеләрне тәрбияләргә җыеналар: буалылар фикере

    Мәскәү өлкәсендә юл буендагы камералар йөртүчеләргә автомобильдән чүп-чар ташлаган өчен дә штраф "сугарга" өйрәтергә тәкъдим итәләр. Моннан тыш, әлеге комплекслар автомобиль туктап тору урынын, транспортны тиешсез урында юуны да күзәтә алачак. Җайланма кагыйдә бозучы автомобильнең номерларын "язып" кала һәм штраф турында хатлар киләчәк. Мондый "тәрбия" чарасына карата буалылар нинди фикердә?...

    Мәскәү өлкәсендә юл буендагы камералар йөртүчеләргә автомобильдән чүп-чар ташлаган өчен дә штраф "сугарга" өйрәтергә тәкъдим итәләр. Моннан тыш, әлеге комплекслар автомобиль туктап тору урынын, транспортны тиешсез урында юуны да күзәтә алачак. Җайланма кагыйдә бозучы автомобильнең номерларын "язып" кала һәм штраф турында хатлар киләчәк. Мондый "тәрбия" чарасына карата буалылар нинди фикердә?

    Гомәр Әхмәтҗанов, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы:

    -Бу юлда тәртипсез рәвештә теләсә нәрсә ташлап калдыручыларга карата бик яхшы тәрбия чарасы булыр иде. Юлга бәрелгән чүп ул тирә-юньне пычрату гына түгел, ә кайчакта аварияле очракны тудыручы сәбәп тә булырга ихтимал бит. Әйтик, бер автомобильче тәрәзәдән аткан зуррак чүп икенче транспортның алгы тәрәзәсенең йөртүче ягына төшсә? Йөртүче аңа карап игътибарын читкә юнәлтсә? Бу уен эш түгел.

    Штраф "сугучы" каме-раның автомобиль туктап тору урынының, транспортны тиешсез урында юуын "күзәтүе" яхшы. Кагыйдә бозмасыннар. Мин шул яклы.

    Айрат Яфизов, "Буа МППЖКХсы" (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте начальнигы:

    -Шәһәрдән чүпне һәр-көнне җыябыз. Аны чүпләүдә автомобиль-челәр дә зур өлеш кертә. Әлеге закон проекты үз көченә кереп, бездә дә әлеге камераларны куллануга алсалар, бик шат булыр идек. Кеше үз кулы белән аткан чүп өчен штраф түли башласа, икенче тапкырга ул аны эшләми. Чисталык чүпләмәгән урында гына була, диләр бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: