Байрак
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районында давылда ир-ат үлгән, икенчесе Буага ренимациягә китерелгән

    Узган шимбәдә Чүпрәленең Задур авылында каты җил-давыл әти-әниләре яши торган йорт түбәсен каера башлагач, кияүләре һәм уллары аңа зыян килмәсен дип, шунда менеп китәләр. Давыл кинәт йортның түбәсен каерып ата һәм 1967 елгы ирне (кияүләрен) 80 метр ераклыкка алып ташлый. Ул шунда ук җан бирә. Ә 1976 елгы уллары егылып...


    Узган шимбәдә Чүпрәленең Задур авылында каты җил-давыл әти-әниләре яши торган йорт түбәсен каера башлагач, кияүләре һәм уллары аңа зыян килмәсен дип, шунда менеп китәләр. Давыл кинәт йортның түбәсен каерып ата һәм 1967 елгы ирне (кияүләрен) 80 метр ераклыкка алып ташлый. Ул шунда ук җан бирә. Ә 1976 елгы уллары егылып төшә. Аны тиз арада Чүпрәле районы дәваханәсенә китерәләр. Пациентның икенче көнне хәле кинәт авырая. Ул кичә Буа районы үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелде. Каза күрүченең бот сөяге сынган, башы каты бәрелгән. Ул әле аңына килмәгән, хәле авыр дип хәбәр иттеләр дәваханәнең "Ашыгыч ярдәм " күрсәтү бүлегендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: